Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Алтынчәч» бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Көзнең алтынсу яфраклар коелган бер мәлендә Өлкәннәр декадасы билгеләп үтелә. Гүя өлкәннәрнең гомер буе җыйган күңел байлыклары җир өстенә сары яфрак сыман сибелә.

Өлкән буын — бүгенге көннең таянычы, гореф-гадәтләребез сагында торучы. Шуңа күрә балалар бакчаларында да, аларны чакырып, бәйрәмнәр үткәрәбез. Алар балаларны сөеп үз киңәшләрен бирәләр, шул ук вакытта үз балачакларына да кайтып киләләр. Үз тормышларындагы кызыклы хәлләр турында сөйлиләр.

Һәр буынның үз тормыш кыйммәте булса да, өлкәннәр үзләренең тормышы аша, бүгенгене үткәннәр белән тоташтырырга тырышалар. Гомер буе җыелган тәҗрибә аша, кайгыртучанлык сизелеп тора.

Буыннар бәйләнеше гади генә нәрсә түгел.Үткәнен белгән кеше генә киләчәгенә ныклы адымнар белән бара. Һәр халыкның, милләтнең үз тормыш тәҗрибәсе була. Шул тәҗрибә буыннан-буынга күчеп барса гына, балада күңел матурлыгы уяна. Күңеле матур бала гына һәр чорның терәге була ала. Өлкәннәр сүзе, гади генә түгел, анда тормыш үзе ярылып ята. Өлкәннәрен кадерләгән халык кына кадерле була. Шуны онытмыйча яшәгәндә генә, киләчәктә шәфкатьле, миһербанлы балалар үсүдә төпле нигез барлыкка килә.

Шуның өчен һәр елны без «Алтынчәч» балалар бакчасында эшләп киткән өлкәннәребезне чакырабыз. Аларга балалар шигырьләр сөйлиләр, бииләр, җырлыйлар. Өлкәннәр дә алар белән бергә төрле уеннар уйныйлар. Барыбызга да күңелле була.

Зәния Закирова, тәрбияче.

Фотолар бакчадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев