Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең актив пенсионерлары “Ягез әле, әбиләр!” ярышында үзен сынады

Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә 8 Март бәйрәме уңаеннан “Пульс” актив пенсионерлар клубына йөрүчеләр арасында “Ягез әле, әбиләр!” бәйгесе узды.

"Пульсинкаларны" әбиләр дип атавы кыен. Алар активлар, иҗат белән янып яшиләр һәм үз-үзләре өстендә нык эшлиләр. "Пульс" клубы - актив озын гомерлекнең ачык мисалы.
Клубка йөрүчеләр, өч командага бүленеп, үзләренең артистлык сәләтләрен, гадәти булмаган ситуациядә стандарт чишелеш таба белүләрен, зирәклекләрен, юмор хисен күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә инде, уенда дуслык җиңде.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. "Пульсинкалар" кулинария осталыклары белән дә читтә калмый. Бу көнне һәркем үзе пешереп алып килгән ризыгы белән сыйлады иптәшләрен.

Фотолар "Радость" үзәгеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев