Зәйнең 16 мәдәният хезмәткәре социаль-мәдәни эшчәнлек буенча югары белем алды
Яңалыклар

Зәйнең 16 мәдәният хезмәткәре социаль-мәдәни эшчәнлек буенча югары белем алды

Укырга беркайчан да соң түгел. Зәй районы мәдәният йортларының 16 хезмәткәре бу көннәрдә югары уку йортын тәмамлап, кулларына диплом алды.

2022 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына укырган кергән районыбызның мәдәният хезмәткәрләре бакалавриатта социаль-мәдәни эшчәнлек буенча белгечлек алдылар.

Араларында инде күбесе  – озак  еллар мәдәният йортында эшләп тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр. Иң өлкәннәренә дә 55-60  яшь. 

“Укырга беркайчан да соң түгел. Тормыш үзгәрә, бездән яңача эшләү алымнары таләп ителә. Без – мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы - һәр яңалыкны күреп өйрәнү, эшебездә  куллану, халыкның мәдәни  һәм рухи ихтыяҗларын, районның милли, һөнәри һәм яшь үзенчәлекләрен формалаштыру һәм канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру. Бу безнең тормышта бик тә мавыктыргыч һәм кызыклы юл булды”, - ди Карман мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова.

Районның кулына диплом алган 16 мәдәният хезмәткәре хезмәттәшләр-коллегалар гына түгел, ә группадашлар да булды. 

-Уку еллары күңелле мизгелләр булып артта калды. Безгә укытучылар тиешле дәрәҗәдә югары белем бирделәр. Рәхмәт аларга, - ди район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб мөдире Сирена Хөснетдинова. 

Фото район мәдәният йортыннан.


Нет комментариев