Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләрне Нәүрүз бәйрәменә чакыралар

18 мартта иртәнге сәгать тугызда зәйлеләрне “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданына Нәүрүз бәйрәменә чакыралар.

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә.  Бәйрәмгә ике атна вакыт кала савытларга бодай белән ясмык үрдерергә салганнар. Бәйрәмгә аларның уҗымы 5-7 см үсәргә тиеш. Яшел төс табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны символлаштырган.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланыр дип көтелә. “Нәүрүз” тамашасын район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерли.
Шулай ук мәйданда сәүдә оештырылачак. Бәйрәм белән бергә мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләячәк.
Яшьләр эшләре идарәсе һәм политехник көллият бәйрәмнең төп ризыгы - “Карга боткасы”н әзерли.
Яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре “Яшьләр пятачогы”, спорт уеннары оештырачак.
Авыл мәдәният йортлары мәйданның алты урынында “Татарча пятачок”ларда халыкны күңел ачуга чакыра.
“Татар милли ризыгы” бәйгесендә катнашу өчен һәр авыл җирлеге бизәлгән ишегалларында милли ризыклар һәм үз продукциләре белән сату итәчәк. 
Бәйрәмгә рәхим итегез!

0+
Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев