Зәйлеләр Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге 20 еллыгында катнаштылар
Яңалыклар

Зәйлеләр Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге 20 еллыгында катнаштылар

31 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни - гамәли конференция узды.

Чара Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча эшенең 20 еллыгына багышланды.
    «Актив озын гомер – өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясендә Социаль фондның Зәй районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы Зәй районындагы җирле бүлеге рәисе Мария Боровинских катнашты. 


   

Чараның мәртәбәле кунаклары: Эдуард Вафин (Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе), Рәсим Баксиков (Россия Герое, Татарстан Республикасы Хезмәт министры урынбасары), Айрат Шәфигуллин (Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе),  Александр Терентьев (Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы), Любовь Мишина  (Татарстан Республикасы буенча «Россия Пенсионерлар берлеге» ҖЧҖ РО рәисе) булдылар.

фото:  Социаль фондның Зәй районында клиентлар хезмәтеннән


Нет комментариев