Зәйлеләр республиканың хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты
7 апрельдә Казанда меценат һәм хәйрияче көненә багышланган «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды.
Утырышта Зәйдән район китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина, Сарсаз-Баграж мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова, Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова катнашты.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең җылы посылкаларыгыз, хатларыгыз һәм кайгыртуыгыз мөһим әхлакый терәккә әверелә. Без Ватанны саклаучылар турында горурланып сөйлибез. Аларны җиңү белән көтәбез», — диде чыгышында Фәрит Хәйруллович.
Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар чыгыш ясады.
«Утырыш хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, шулай ук махсус хәрби операция үткәрү чорында мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә хатын-кызларның мөһим роле турында фикер алышу өчен мәйданчык булды. Анда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан хатын-кыз активистлар тарафыннан гамәлгә ашырылган уңышлы хәйрия проектлары тәкъдим ителде», — ди Сәрия Миннегалиевна.
Көн хәйрия концерты һәм үзләрен шәфкатьлелек эшенә багышлаган хатын-кызларга Рәхмәтләр тапшыру белән тәмамланды. Зәй районыннан утырышта катнашучыларга да уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев