Зәйлеләр махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар йөкнең җиденче партиясен озаттылар
Узган сишәмбедә Зәйдән гуманитар йөк төягән машина махсус хәрби операциядәге Зәй егетләре янына юл алды.
Машинада шулай ук хәрбиләргә ике транспорт, госпиталь өчен кирәкле әйберләр дә урын алган иде. Гомумән алганда, Зәй районыннан ике миллион сумнан артык суммага гуманитар ярдәм җыелды.
Зәйлеләр махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар йөкнең җиденче партиясен озаттылар. Һәркем җиңүгә үз өлешеңне кертү һәм хәрбиләргә ярдәм итүнең бик мөһим булуын аңлый. Без – тылдагылар ил сагында торучы егетләргә үзебезнең алар белән булуыбызны күрсәтергә тырышабыз, аларны туган якларда көтәбез.
Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде.

-Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк зәйлеләр аннан читтә калмады. Алар хәрбиләребезгә ярдәм итү буенча берләште. Районнан бүгенге көндә 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Машинада егетләр өчен иң кирәкле булган әйберләр урын алды. Гуманитар ярдәм җыюда игелекле эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Гуманитар йөкне районнан “Сугышчан бердәмлек” оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, Александр Шугулев һәм активистлар озата бара. Без аларга хәерле юллар теләп, исән-сау барып кайтуларын телибез, - диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, чыгыш ясап.
Йөк машинасын кирәкле әйберләр белән алдан ук тутырып куйганнар.
"Без мессенджерларда гуманитар ярдәм җыю турында мәгълүмат урнаштырдык һәм бу игелекле эшкә бик күп игелекле кешеләр кушылды. Гуманитар ярдәм җыюда 35нче бистәдәге Изге Макария чиркәвенә йөрүчеләрнең ярдәме зур булды. Аннан зәйлеләр, Федоровка авылы халкы, сыйныфташлар, Россиянең төрле почмакларыннан хезмәттәшләр дә читтә калмады. Барысы 400 мең сумнан артык акча җыелды. Без барыбыз бергә зур көч булуыбызны тагын бер кат дәлилләдек. Без – тылдагылар хәрбиләргә терәк булырга, уртак көч белән җиңүне якынайтырга тиеш. Йөк машинасын төяүдә ярдәм итәргә килүчеләрнең күп булуы сөендерде. Бабайлар да, яшьләр дә килде. Алты районнан адреслы посылкалар китерделәр", - ди Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов.
Хәрбиләргә җыелган гуманитар ярдәм арасында рацияләр, тепловизорлар, маскировкалау халатлары, балаклавалар, кабель, прицеллар өчен аккумуляторлар, запас частьләр, маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре, такталар һ.б.лар бар.
Запас частьләрне алырга Николай Токранов белән Николай Казаков булышкан. Егетләргә балалар, укучылар ясаган рәсемнәр, язган солдат хатлары да куелды. Егетләр мондый хатларны бик сөенеп кабул итәләр. Уңган хатын-кызлар да тәм-томнар әзерләгән. Гуманитар ярдәмне җыючылар хәрбиләргә җибәрәсе посылканың һәрберсен җентекләп тикшерә һәм алар берүк алкогольле эчемлекләр салмагыз посылкага, моның белән сез аларны куркыныч астына куясыз, ди.
Госпиталь өчен инвалид коляскалары, култык таяклары, мендәр, матрас, юрганнар, медикаментлар, дәвалау мазьлары, ашамлыклар җыелган.
Машина руле артында тәҗрибәле йөртүче. Ул инде бишенче тапкыр махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм итә.
-12 ел ерак юлга йөрим. Һәрвакыт егетләр белән күрешүне дулкынланып көтәм. Алар безне күргәч бик сөенеп, терәк булган, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерә, - ди машина йөртүче.
Хәерле, имин юллар, исән-сау әйләнеп кайтыгыз!
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев