1 март – Аргун тарлавыгында батырларча һәлак булган сугышчы-десантчыларны искә алу көне.
23 ел элек - 2000 елның 29 февральдән 1 мартка каршы төнендә Чечняның Аргун тарлавыгында Псковның 104нче полк 6нчы десант ротасы һәлак була.
Аргун тарлавыгында көчләр тигез булмаган сугышта 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 700гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була.
Әлеге уңайдан Зәйдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашында күп кенә чаралар үтте. Алар десантчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына җыелып, Аргун тарлавыгында батырларча һәлак булган сугышчы-десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. “Сугышчан бердәмлек” иҗимагый хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, десантчылар Борис Кондрабаев, Александр Феофилов 6нчы мәктәптә VIII “Б” сыйныфы укучылары өчен “Батырлык дәресе” уздырды. Алар укучыларга легендар 6нчы рота турында сөйләделәр.
Фотолар “Сугышчан бердәмлек” оешмасыннан.
Нет комментариев