Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт сезгә...» иҗат фестивалендә үзләрен сынады

Фестивальдә Зәйдән «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

28 июньдә Әлмәттә Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт сезгә...» III ачык иҗат фестивале узды.

Фестиваль бөтен Россиядән әдәби һәм музыкаль иҗат өлкәсендә инвалидлар арасында 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге яңа авторларны җыйды.

Конкурска җиде номинация буенча гаризалар тапшырылган иде: Евгений Федоровның прозасын сәнгатьле уку; авторлык шигырьләре (рус һәм татар телләрендә); автор җырларын башкару; сынлы сәнгать; сәнгатьле фотография; декоратив-кулланма сәнгать.

«Фестивальдә Зәйдән „Радость“ социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар барысы да талантлылар, тормыш авырлыкларына карамастан, актив социаль тормыш алып баралар һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, җиңү яулап киләләр. Андрей Кузьмин үзен ике номинация буенча сынады. Ул жюрига үзе язган „Что такое война“ шигырен һәм „Баграж киңлекләре“ картинасын тәкъдим итте. Римма Вәлиева „Әниемнең җылы кочагы“ эше белән „Кеше ясаган могҗиза“ номинациясендә катнашты. Анна Баранова һәм Динара Попова „Алмаз мозаикасы“ техникасы буенча, Дмитрий Лигостаев „Бер гаилә тарихы“ картинасын әзерләгән иде. Ә Дамир Ситдыйков „Евгений Федоров прозасын сәнгатьле уку“ номинациясен сайлады», — ди «Радость» үзәге белгече Валентина Каменская.

Нәтиҗәдә Андрей Кузьмин сынлы сәнгать буенча — I, Римма Вәлиева һәм Дамир Ситдыйков III дәрәҗә лауреат булып танылды.

«Мондый фестивальләр — үзеңне белдерү һәм үз сәләтеңне күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек кенә түгел, ә илнең төрле почмакларыннан фикердәшләрең белән танышу, шулай ук яңа дуслар табу да», — ди Валентина Каменская.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев