Зәйлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Бүген - Хәтер һәм кайгы көнендә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг узды.
1941 елның 22 июнендә, нәкъ 84 ел элек, Бөек Ватан сугышы башлана. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш 1418 көн дәвам итә. 7 меңгә якын якташыбыз сугышка алына, аларның һәр икенчесе яу кырларыннан әйләнеп кайтмый.
Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга җыелдылар.
-Бу безнең тарихта иң изге һәм фаҗигале дата. Бүген без фашизмны Җиңүгә зур өлеш керткән бер генә солдатны да онытмыйбыз,- диде үз чыгышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән исәк алганнан соң, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев