Зәйле ике кулын сындырып гипсын алуга янә маскировка челтәрләре үрүчеләр рәтенә кушылган
Зәйдә яшәүче Зинаида Семенова агымдагы елның гыйнвар аенда маскировка челтәре үрергә йөри башлаган.
Беркөн дә калмыйча челтәр үрергә йөргән Зинаида Алексеевна август аенда егылып ике кул чугын да сындырган.
Бу көннәрдә ул гипсын салдырып, челтәр үрүчеләр рәтенә кушылган. Бу көнне түземсезләнеп көттем, ди.
-Кулыгыз сызламыймы соң? — дигән сорауга ул болай дип җавап бирде.
-Әлбәттә, авырта, ләкин мондый вакытта мин өйдә утыра алмыйм. Безнең хәрби егетләребез алгы сызыкта көрәшә. Алар көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куялар, шулай булгач, минем җәрәхәтләрне алар белән чагыштырырлык түгел. Гипстан йөргәндә, челтәр үрергә килә алмаганда, бу урынны бик нык сагынуымны сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Хәрбиләребез исән-сау җиңү белән кайтсыннар иде дип тырышабыз, — ди Зинаида Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев