Бүген Зәйдә бишенче чакырылыш муниципаль район Советының алтынчы утырышы булачак.
Аның эшендә ТР Премьер министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров катнашыр дип көтелә.
Иң башта алар шәһәрнең социаль объектларын караячак, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышачак. Ә сессия эше шәһәр админстрациясендә булачак.
фото: татар информ.
Нет комментариев