Зәйдән Алия Ризванова республикада һөнәре буенча иң яхшылар арасында
Яңалыклар

Зәйдән Алия Ризванова республикада һөнәре буенча иң яхшылар арасында

Татарстан Юстиция министрлыгында 2025 елда дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча иң яхшы белгечне билгеләделәр.

Республика Юстиция министрлыгында дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы белгечләр арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы”  конкурсының финал этабы узды.

Финалга 17 кеше чыкты. Конкурста катнашучылар йомгаклау тестын үттеләр, аның нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты административ комиссиясенең җаваплы секретаре  Алия Ризванова да бар.

Алия Җәүдәтовна “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясендә җиңү яулады.

Бүләкләү тантанасы Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм республика Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында узды. Бүләкләүне Татарстан юстиция министры Ринат Заһидуллин үткәрде.

Әлеге уңыш җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыруга һәм административ процессларның сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче югары профессиональлеген һәм нәтиҗәлелеген ассызыклый.

Фото ТР Юстиция министрлыгы сайтыннан.


Нет комментариев