Зәйдә җыелган гошер сәдакасы мохтаҗларга таратыла
Яңалыклар

Зәйдә җыелган гошер сәдакасы мохтаҗларга таратыла

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Аны үз бакчасы булган һәм яшелчә, җиләк-җимеш үстергән яки бал суырткан кешеләр түләргә тиеш. Зәй районы мөселманнары Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеткә егерме капчык бәрәңге алып килделәр. Шулай ук битараф булмаган кешеләр мохтаҗларга ярдәм итүче хәйрияче Алига да 10 капчык бәрәңге китергәннәр.

— Фатыйх хәзрәт Нуруллин барлык мөселманнар исеменнән мохтаҗларга бәрәңге тапшырды. Безнең төркемдә мин бу капчыкларны адресларга таратыр өчен машина эзләвебез турында яздым һәм бер кеше җавап биреп, Газель машинасы белән гошер сәдакасын урыннарга илтүдә ярдәм итте. Бәрәңге инвалидларга, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге биргән исемлек буенча өлкәннәргә өләшенде. Алар гошер сәдакасын сөенеп кабул итеп алып, рәхмәт әйттеләр, — ди Али.

Фотолар Алидан.


Нет комментариев