Зәйдә Ватан Геройларына багышланган әдәби-тарихи сәгать үтте
Ел саен 9 декабрьдә илебездә — Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында 7нче урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен китапханә хезмәткәрләре Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Геройларның исемнәрен хәтерлибез» дип исемләнгән әдәби-тарихи сәгате үткәрделәр.
“Чара кысаларында укучылар Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куюдан башланган бәйрәмнең башлангычы һәм Ватан Герое исеменә кем лаек булуы турында белделәр. Исемнәре мәңгегә рус армиясе елъязмасына язылган бөек полководецларны, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның батырлыкларын искә төшердек. Язмышлары шулай ук Ватанны саклау белән тыгыз бәйләнгән Әфган һәм Чечен сугышлары геройлары турында зур кызыксыну белән тыңладылар”, - диләр китапханәчеләр.
Әңгәмә барышында бүген Россия мәнфәгатьләрен яклап үз бурычларын намус белән үтәүчеләрне искә алдылар. Махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән, хезмәтләре югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән якташларыбыз турында сөйләүләр аеруча горурлык уятты. Зәй геройларына һәм бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган видеоматериаллар китапханәче хикәясенә якты өстәмә булды.
Чара барышында укучылар батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек, тугрылык, үз эшләре белән Ватаныбыз мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылу турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев