9-16 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 124 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, мошенниклык, кыйнау очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 55 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.
Нет комментариев