Зәйдә “УРАМ Тур” - урам спорты һәм якты хисләр бәйрәме узачак
Яңалыклар

Зәйдә “УРАМ Тур” - урам спорты һәм якты хисләр бәйрәме узачак

14 августта Зәй зур спорт чарасына әзерләнә: шәһәргә “УРАМ Тур” килә! Программада ‑ топ райдерлардан мастер-класслар, фан-контест һәм урам спортын яратучылар өчен драйв диңгезе.

Теркәлү 13 сәгать 30 минутта. Шуннан соң ук бай спорт программасы көтелә:

  • «Прорыв» экстрим‑фестиваленең күп тапкыр катнашучысы һәм KSS самокат мәктәбен тәмамлаучы Фадей Поповтан самокат буенча мастер‑класс;
  • «УРАМ» экстрим‑паркы тренеры Даниил Богатыревтан BMX буенча мастер — класс;
  • Коммунити‑менеджер һәм «УРАМ»паркы скейт‑мәктәбен булдыручы Әмир Нуриевтан скейтбординг буенча мастер‑класс.

Ә мастер-класслардан соң иң мавыктыргыч чара - фан-контест, анда һәркем нәрсәгә өйрәнгәнен күрсәтә һәм урам спорты атмосферасы белән тулылана ала.

Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен форманы алдан ук түбәндәге сылтама буенча тутырырга кирәк: forms.yandex.ru/u/6a6cbec6...

Катнашу өчен урында расписка кирәк була. Әгәр катнашучы 18 яшьтән кечерәк булса, ризалыкны ата-анасы тутыра. «УРАМ Тур» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Татарстанда җәй» программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Зур спорт бәйрәменең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!


Нет комментариев