15 гыйнварда Зәйдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гыйздениса Кашап кызы Миңнехуҗинага 94 яшь тулды.
Аны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин шәхсән тәбрикләде. Петр Сергеевич тыл ветеранына намуслы хезмәте, гаять зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.
Тумышы белән Сармашбаштан булган, Кәдек авылында гомер иткән Гыйздениса апага тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Аның язмышы өлешенә бик күп сынаулар тия. 12 яшеннән колхозда эшли башлый, сугыш елларында фронтка киткән дүрт туганы өчен дә хезмәт куя ул. Көчле рухлы кыз бернәрсәгә дә карамыйча, барлык авырлыкларны да уза ала.

Ире белән биш бала тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына бастыралар. Бүген Гыйздениса апаның рәхмәтле балалары, 10 оныгы, 12 оныкчыгы аны игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алган. Ике оныгы туган илебез иминлеген саклый. Район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре Гыйздениса Миңнехуҗинага нык сәламәтлек, актив озын гомер, яхшы кәеф теләделәр һәм музыкаль котлаулар җиткерделәр.
фотолар автоклубтан
Нет комментариев