Зәйдә тыл ветеранын йөз яшьлек юбилее белән котладылар
Иске Зәй бистәсендә гомер итүче тыл ветераны Фекла Большакова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Фекла Георгиевнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин өенә килеп котлап, Россия Президенты, ТР Рәисенең тәбрикләү хатларын, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.
Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган Фекла Георгиевнаның балачак, үсмер вакытлары бик авыр елларга туры килгән. Сугыш вакытында кыз Урта Баграж авылында МТСта тракторда җир сөрә, чәчү чәчә, урман кисә. Ялгызы бер кыз тәрбияләп үстерә. Сугыштан соң Никкүчтем авылында сарыклар карый, Зәйгә күченеп килгәч, 20 ел “Заветы Ильича” совхозында сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыккач та Фекла түти эшен ташламый әле, совхозда ындыр табагында, тегермәндә хезмәт куя. Фекла әби бүгенге көндә авырый, аны кызы Галина тәрбияли, өч оныгы, җиде оныкчыгы еракта яшәсәләр дә, әбиләренең хәлен белеп торалар.
Фекла әбине юбилее белән котларга автоклуб хезмәткәре Сирена Хөснетдинова, туганнары, якыннары, күршеләре җыелды.
-Алар белән үткән тормышларны искә алып, озак яшәү серләре турында җылы итеп сөйләшеп утырдык, - ди Сирена Хөснетдинова.
Фото автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев