Зәйдә “Торак-2023” профилактик операциясе бара
“Торак-2023” янгыннарны кисәтү операциясе кысаларында Зәй районы территориясендә профилактик чаралар уза.
Профилактик төркем составына район янгын күзәтчелеге һәм 88нче янгын сүндерү, эчке эшләр бүлекләре һәм социаль яклау хезмәткәрләре кергән.
Әлеге чара янгын чыгу очракларын булдырмауга, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерүгә юнәлдерелгән.
– Статистикага күз салсаң, янгын чыгу сәбәпләре күп төрле, әмма күпчелек очракта кеше факторына бәйле. Сүндерелми калган чәйнек, кәстрүл, уттан алынмаган электр җиһазы, электрүткәргечләр монтажлаган вакытта хаталар җибәрү, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дә зур бәлагә китерергә мөмкин, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Операция кысаларында белгечләр күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, патронаж исәптә торучы ялгыз яшәүче өлкәннәр, хәмер белән мавыгучы затлар яшәүче йортларда була.

Янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылып, аңлату эшләре алып барыла.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев