Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә социаль педагог һәм психолог хокукый дәрес уздырдылар

14 мартта Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге социаль педагогы һәм психологы 2нче мәктәп укучылары белән “Ничек җинаять корбаны булмаска?” дигән темага социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны, наркотикларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру атналыгы кысаларында профилактик дәрес үткәрделәр.

Әлеге тема бүгенге көндә бик тә актуаль, чөнки һәр яшүсмер дә авыр нәтиҗәләргә китерә торган хокукка каршы гамәлләр турында белми. Әңгәмә уздыруның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру, хокукый белемнәрне пропагандалау, яшүсмерләрдә җинаять кылганда закон бозуларын гына түгел, ә үзләренең туганнарына һәм башка кешеләргә зыян китерүләрен аңлау, төркемдә эшли белү сәләтен үстерү, үз карашыңны белдерергә өйрәтү иде.

- “Әйдә, танышыйк” уены эмоциональ киеренкелекне бетереп, аудитория белән яхшырак танышырга ярдәм итте. Аннан соң балаларга “Притча о гвоздях” дигән гыйбрәтле хикәяне тыңлап, кешегә берәр начар сүз әйткәндә, аның кеше күңелендә кадак кадалгандай эз калдыруы турында нәтиҗә ясадылар, - ди социаль психолог Елена Тимофеева.

Чара ахырында укучылар яшүсмерләр кылган җинаятьләр һәм алар өчен җәза төрләре турында видеоролик карадылар. Социаль педагог һәм психолог укучылар белән рефлексия үткәрде, һәр кешенең үз гамәлләре өчен җаваплы булуын искәртте.

Фотолар "Радость" үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев