3 июньдә Зәйнең “Энергия” стадионында мәктәпкәчә яшьтәгеләр спорт эстафетасында ярышты.
Балаларны яклау көненә багышланган чара “Россиядә спорт” илкүләм проекты кысаларында узды һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрне берләштерде.
Ярышларда алты балалар бакчасы - «Кояшкай», «Урман әкияте», «Алтынчәч», «Салават күпере», «Якты коңгыз» һәм «Энҗе»дән командалар катнашты. Балалар спорт күнекмәләрен генә түгел, команда рухын да, шулай ук финишка килгәндә бер-берсенә ярдәм итә белүләрен дә күрсәттеләр.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны “Салават күпере”, 2 урынны “Алтынчәч”, 3 урынны “Энҗе” балалар бакчасы командасы алдылар. Калган катнашучылар шулай ук лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм спорт тәэсирләре алдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында лаеклы медальләр һәм дипломнар көтә иде.
фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев