Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Сабантуй гүзәле – 2026” бәйгесе финалы бара. Анда сайлап алынган 9 кыз катнаша.
Алар – Елена Шушарина, Гөлнара Җәббарова, Лиана Габделхакова, Анжелика Антонова, Резеда Мозафарова, Эльвира Мингалимова, Энҗе Арсланова, Альбина Габидуллина, Лиана Ягәфәрова.
Кызлар аш-су әзерләүдә, үз-үзләрен тәкъдим итүдә, иҗатта, белем һәм тапкырлыкта, татар телен яхшы белүдә сынала. Ә җиңүче, әлбәттә инде, 6 июньдә узачак Сабантуенда игълан ителәчәк.
Нет комментариев