Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе «Благострой» һәм «Горзеленхоз» оешмалары коллективлары белән очрашты
Яңалыклар

Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе «Благострой» һәм «Горзеленхоз» оешмалары коллективлары белән очрашты

Зәйдә район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары, шәһәр һәм район халкы белән очрашулары башланды.

Кичә район башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев «Благострой» һәм «Горзеленхоз» хезмәт коллективлары белән очрашты. Ул коллективны Зәй муниципаль районының 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар белән таныштырды. 

Компания җитәкчеләренең докладлары тыңланды. «Благострой» ҖЧШ директоры Максим Сабанов һәм «Горзеленхоз» ның баш бухгалтеры Лилия Микалина 2025 елгы эшчәнлеккә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында хәбәр иттеләр.  

  Очрашу барышында ике предприятиенең дә  хезмәткәрләре сорауларына һәм мөрәҗәгатьләренә зур игътибар бирелде. Чараны тәмамлап, Эмиль Эдуардович хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, һәр хезмәткәрнең уртак эш уңышына керткән өлешен югары бәяләде һәм ирешелгән нәтиҗәне  саклап калуның һәм алга таба уртак эшнең мөһимлеген ассызыклады.

фотолар оешмалардан. 


Нет комментариев