Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Подписка бүләк ит!” акциясе дәвам итә

Бүген “Зәй-информ” редакциясенә килеп хәйрия акциясендә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.

Эмиль Эдуардович һәр елдагыча быел да  “Подписка бүләк ит!” акциясе кысаларында үз өлешен кертте. Ул почта бүлеге аша хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булганнарның гаиләләренә һәм әти-әнисенә район басмаларын бүләк итте. 

- Район басмалары муниципаль җирлектә алып барылучы эшләрне чагылдыра. Биредә без хезмәт кешеләрен даими күрәбез. Шуңа да “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталары минем өстәлемдә һәрвакыт була. Ә акция кысаларында атна саен килеп торучы газетаны яздырып бүләк итү үзе зур сөенеч минем өчен, - ди ул.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев