Зәйдә педагоглар һәм остазлар хөрмәтләнде
Яңалыклар

Зәйдә педагоглар һәм остазлар хөрмәтләнде

Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан район педагогларын, мөгәллим-ветераннарны тәбрикләү уңаеннан зур чара үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов яшь буынны тәрбияләү, шәхес итүгә зур өлеш кертүче һөнәр ияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәм бертөркем педагогларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән сферасы отличнигы» билгесе белән Татьяна Антонова, Надежда Овчинникова («Тату гаилә» бакчасы), Татьяна Мазанкина («Салават күпере»), Зөһрә Миңнегалиева (Кадер мәктәбе), Гүзәлия Шәйхетдинова (татаргимназиясе) бүләкләнделәр.

Республиканың Мәгариф һәм Фән министрлыгы боерыгы белән Альмира Абдулова (2нче мәктәп), Гүзәлия Әхәтова (Бохарай мәктәбе), Земфира Мирсәетова (Түбән Биш мәктәбе), Елена Галактионова («Зәңгәр чәчәк» бакчасы), Нина Тулынина (7нче мәктәп), Ирина Эсауленколарга (5нче мәктәп) «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Министрлыкның «Тел, мәдәният, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесен Нурзилә Галиуллина (Югары Мәлем мәктәбе), Люция Гыйниятуллина (7нче мәктәп), Зәния Закирова («Алтынчәч» бакчасы), Миләүшә Миңнегулова, Галина Романова, Лариса Иванова, Ольга Костылева (6нчы мәктәп), Елена Красильникова (2нче мәктәп), Гөлназ Прохорова (Югары Мәлем мәктәбе), Рәмзия Рәдҗәбова (Поручик мәктәбе) алдылар.

«Яшь мөгаллим» күкрәк билгесенә исә белем һәм тәрбия бирү йортларына кайтып нәтиҗәле эш башлаучы өметле укытучылар Айгөл Әхмәтҗанова (политехник колледж), Рафил Бариев (татар гимназиясе), Айгөл Зәйнәшева (6нчы мәктәп), Ләйсән Зиятдинова («Уймак кыз» бакчасы), Павел Зинкин (1нче мәктәп), Наталия Ильина (татар гимназиясе), Татьяна Касьянова («Энҗе» бакчасы), Юлия Лаврентьева (2нче мәктәп), Елена Лукина (4нче мәктәп), Елена Наумова, Сергей Уразайкин (6нчы мәктәп) лаек булдылар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталарын Лилия Әхмәтҗанова (Чыбыклы мәктәбе), Резидә Вәлиева (2нче мәктәп), Татьяна Гыйльманова (3нче мәктәп), Ирина Мөхәммәтшина (Түбән Биш мәктәбе), Гөлүсә Мөхтәрова (Якты Күл мәктәбе), Ландыш Сычева («Салават күпере» бакчасы), Гөлнара Шиһабетдинова (Түбән Биш мәктәбе), Наталья Бакеева («Шатлык» бакчасы), Светлана Лугинина (1нче мәктәп), Эльвира Атакулова («Зәңгәр чәчәк» бакчасы), Валентина Попкова («Уймак кыз» бакчасы), Венера Рыжова (2нче мәктәп), Раушания Сәхапова (4нче мәктәп), Ольга Советникова (7нче мәктәп), Галина Струнова (3нче мәктәп), Клара Срутдинова («Миләшкәй» бакчасы), Светлана Трофимова (7нче мәктәп), Галина Ямаева (Бохарай мәктәбе) ия булдылар. Шулай ук күпләгән педагог-тәрбиячеләр район башлыгы Мактау грамоталарын, район башкарма комитеты Рәхмәт хатларын алдылар.

Намуслы хезмәтләренә рәхмәт белдереп бүләкләрне аларга Разиф Кәримов һәм башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев тапшырдылар.


Нет комментариев