Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале узды

Ярышларда төрле яшьтәге зәйлеләр катнашты.

2 августта Зәй  «Россия көче» Бөтенроссия спорт марафонына кушылды. «Энергия» стадионында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале узды.
Физик мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез талантлы зәйлеләр фестивальдә кулдан эшләнгән әйберләрен тәкъдим иттеләр һәм иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре үрү һәм химера-костюмнар тегү, тиз әзерләнә торган ашлар әзерләү, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче волонтерлар да бар.
- Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең шәһәрдә һәм районда бик актив. Алар күп кенә мәдәни һәм спорт чараларында катнаша, СВО зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим, – дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй бүлекчәсенең иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышында актив катнашулары, социаль тернәкләндерү һәм интеграцияләү эшендә намуслы хезмәтләре өчен Илгизәр Илдарханов, Светлана Китызина, Геннадий Умнов, Нәзирә Смирнова, Валентина Пискунова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фестивальдә катнашучыларга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерелде.  «Тату гаилә» балалар бакчасы хезмәткәрләре - тәрбиячеләр Елена Гудошникова, Венера Дмитриева, Светлана Михайлова, педагог-психолог Наталья Киселевага яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырылды. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив гражданлык позициясе өчен «Zaинск с Vaми», «Zov сердца» активистлары төркеменә һәм Алия Шәйхетдиновага рәхмәт белдерде.
Район сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева сәламәтлекләре чикләнгән зәйлеләр белән бик зур эш алып баралар. Алар шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәләре хезмәткәрләре күңелле конкурслар һәм спорт ярышлары оештырды. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләр спорт йөреше, аркан тартышу, кул көрәштерү буенча ярыштылар, шулай ук рәхәтләнеп шахмат һәм шашка уйнадылар.
Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев