Зәйдә “Минем ишегалды лагере” проектының беренче сменасына йомгак ясадылар
Яңалыклар

Зәйдә “Минем ишегалды лагере” проектының беренче сменасына йомгак ясадылар

Смена ябылу тантанасында иң активларны һәм әйдәманнарны бүләкләделәр.

“Минем ишегалды лагере”ның беренче сменасы ахырына якынлашты, үзеннән соң шатлыклы хатирәләр калдырды. Июнь балаларга мавыктыргыч маҗаралар, иҗади ачышлар һәм яңа кызыклы танышулар бүләк итте. Исегезгә төшерәбез, беренче смена Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик тематикада узды. Дүшәмбедән җомгага кадәр шәһәрнең 13 мәйданчыгында балалар әйдәманнар  күзәтүе астында булды һәм  Бөек Ватан сугышы тарихы турында күбрәк белү мөмкинлеге дә алды.

Традиция буенча сменаны ябу тантанасында иң активлар һәм әйдәманнар бүләкләнде. Крупская 8А йорты каршындагы ишегалды лагере  “Иң яхшы мәйданчык”  исемен алды, биредә  балалар беренче смена дәвамында аеруча инициативалы булдылар.

Тиздән “Минем ишегалды лагере”ның икенче сменасы старт ала, димәк, алда Зәй балаларын тагын да күбрәк кызыклы чаралар, яңа танышулар һәм онытылмас мизгелләр көтә.

фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.


Нет комментариев