Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә яңа туган балаларга сертификатлар тапшырылды

Бүген Зәйдә ирләре махсус операциядә катнашучы хатыннарны гаиләләрендә бала тууы белән котлап, 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

2023 елда районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 10 бала туган. Аларның 6сы декабрь аенда дөньяга аваз салган.

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда бу уңайдан тантаналы чара узды, анда гаиләләрне балалары тууы белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Ревина котлады.

— Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга — бала тууы белән котлыйм. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Сезгә һәм якыннарыгызга зур хөрмәт белән ныклы сәламәтлек, иминлек телим, — диде чыгышында Светлана Юрьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев