Зәй район үзәк дәваханәсендә «Игелекле терапия» социаль‑психологик проекты кысаларында беренче чара узды.
Зәйнең «Яшьләр үзәге» муниципаль-бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсында җиңү яулады. Грант откан «Игелекле терапия» социаль-психологик проекты район үзәк дәваханәсе стационарында дәваланучы балалар өчен җылы һәм ярдәмчел атмосфера тудыруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында кечкенә пациентлар өчен мавыктыргыч уен һәм иҗади программалар оештырыла, алар дәваханәдә ятучыларның көннәрен кызыклырак итә.
Чарада яшүсмерләр катнашты: алар өчен иҗади мастер‑класс оештырылды, шопперлар һәм футболкалар бизәргә өйрәнделәр.
Һәр яшүсмер үз фантазиясен күрсәтә алды: нәтиҗәдә барысының да шәхси стилен чагылдырган чын‑чынлап уникаль әйберләр килеп чыкты. Иҗат процессы балаларга үз сәләтләрен ачарга гына түгел, ә иркен шартларда аралашырга, идеяләр белән уртаклашырга һәм уңай хис-кичерешләр алырга да ярдәм итте.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Нет комментариев