17 февральдә хакимиятнең кече залында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы үтте.
Утырышта язгы ташуны үткәрүгә әзерлек һәм «Торак» операциясе кысаларында торак фондында янгыннарны кисәтү мәсьәләсе каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
Язгы ташу контрольдә тотыла
Районның язгы ташуга әзерлеге турында «Гражданнарны яклау идарәсе» дәүләт муниципаль учреждениесе җитәкчесе Альфира Исакова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, язгы ташкыннарга әзерлек чаралары планы 30 гыйнварда ук расланган. Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен 139 кешедән һәм 47 берәмлек техникадан торган көч һәм чаралар төркеме формалаштырылган.

"Авыл җирлекләрендә су суырту өчен 35 мотопомпа һәм 22 автоном электр чыганагы әзерләнде. Елгаларның һәм буаларның торышын мониторинглау өчен, Иске Тәкмәк авылы янындагы Дала Зәе елгасындагы вакытлыча гидропостны да кертеп, ике гидропост файдаланылачак", - дип билгеләп үтте Альфира Исакова.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Марат Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, районда су басу куркынычы янаган ике торак пункт исәпләнә. Алар - Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Бүре-Сарайда 30 йорт (аларда 40 кеше яши), Иске Тәкмәктә 49 йорт (аларда 80 кеше яши) исәпләнә. Эвакуация маршрутлары, кешеләрне һәм терлекләрне урнаштыру урыннары инде планлаштырылган.
Гидротехник корылмаларның торышына аерым игътибар бирелә. Авыл җирлекләре карамагындагы 10 гидротехник корылманың 8енә капиталь ремонт ясалган инде. Алар барысы да көзге тикшерү нәтиҗәләре буенча эшкә яраклы дип табылган.
Авыл җирлекләре башлыклары буаларның һәм локаль системаларның язгы ташуларны кабул итүгә әзерлеге турында хисап тоттылар.

Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова урамнарны кардан чистарту эше турында сөйләде. Декабрьдән 13 февральгә кадәр полигоннарга 2,5 меңнән артык машина кар чыгарылган. Бу эшләрне «Благострой» ҖЧШ подряд оешмасы башкара, һәркөнне шәһәр урамнарында 14 берәмлек техника эшли. Беренче чиратта җәмәгать транспорты маршрутлары һәм социаль объектларга керү юлларын чистартуга өстенлек бирелә.
Ишегалды территорияләренең әзерлеге белән «Торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе директоры урынбасары Галина Кожевникова таныштырды. Әлеге идарәгә 177 күп фатирлы йорт карый. Ике звено көн саен түбәләрне боздан чистарта, 47 урам себерүче тротуарларны һәм керү урыннарын җыештыра. Кар сулары белән көрәшү өчен мотопомпа һәм дренаж насослары сатып алынган.
Зәй ГРЭСы баш инженеры Андрей Юдин станция язгы ташуга тулысынча әзер дип белдерде. Биредә сусаклагычтагы су күләме тәүлек буе тикшереп торыла, плотинаны һәм хәбәр итү системаларын тикшерү планлаштырылган. 18 мартка кадәр су агызу плотинасының затворларын ремонтлау төгәлләнәчәк.
Янгыннарны профилактикалау: «Торак» операциясе
Район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Айдар Хәбибуллин чыгышын борчулы статистикадан башлады. Ел башыннан Татарстанда 351 янгын чыккан, бу узган елгы күрсәткечтән 13,6 процентка артык. Янгыннарда кешеләр үлеме 83 процентка (22 кеше) арткан.

«Янгын чыгуның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү һәм исерек хәлдә булу. Зәй районында вазгыять тотрыклырак: районда бу вакыт эчендә 5 янгын чыкты (нигездә мунчалар һәм каралты-куралар), һәлак булучылар юк. Ләкин тынычланырга ярамый", - диде Айдар Хәбибуллин.
Моңа бәйле рәвештә комиссия җирлек башлыкларына күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга аерым игътибар бирергә киңәш итте.
Эмиль Галеев, утырышка йомгак ясап, җаваплы хезмәтләргә 1 мартка кадәр барлык әзерлек эшләрен төгәлләргә, су басу ихтималы булган зоналардагы хәлне аерым контрольдә тотарга һәм халык арасында аңлату эшләрен алып барырга кушты.
Нет комментариев