Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшьләр өчен яңа үзәк ачыла

Тиздән Зәйдә беренче психологик-педагогик ярдәм үзәге ачыла.

Капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышу өчен бүген Зәй районына ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков килде.

Денис Владиславович Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» кураторы Вячеслав Лаврухин белән бергә булачак психологик-педагогик ярдәм үзәгендә булдылар. Эшлекле очрашу барышында «Строй АР» подряд компаниясе директоры Ренат Хаҗиәхмәтов бинаның төзелеш этаплары һәм эшләрнең тәмамлануга якынлашуы турында сөйләде.

Шулай ук министр урынбасары яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шәрәфиева һәм Эмиль Эдуардович белән янәшәдәге территориянең инфраструктурасы, үзәкнең тулыланышы һәм логистикасы турында фикер алыштылар.

Үзәк ике төп юнәлеш буенча эшләячәк: 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә комплекслы психологик-педадогик ярдәм күрсәтү һәм кризис ситуациясендә яшүсмерләргә һәм яшьләргә, шул исәптән профилактик учетта торучыларга психологик ярдәм күрсәтү.

Шулай ук коворкинг, изотерапия, төркемле тренинглар заллары, хореография студиясе, тавыш һәм фитотерапия кабинеты, сенсор бүлмәсе кебек урыннар булачак.

Тиздән бу урын Зәй яшьләрен җәлеп итүнең яңа ноктасына әвереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев