31 декабрь һәм 1 гыйнварда чыккан янгыннарда матрасларга ут кабу билгеләнгән.
31 декабрь көндез һәм 1 гыйнварга каршы төндә 88нче янгын сүндерү частенә ут чыгу турында хәбәрләр Ялчыгол урамы һәм Җиңү проспектындагы йортлардан килгән. Ике очракта да фатирларда матрасларга ут капкан булып чыга. .
Ялчыгол урамындагы фатирда яшәүчеләр янган матрасны баскыч мәйданына чыгарырга өлгерәләр, ә Җиңү проспектында матрас белән карават яна, шуңа бәйле рәвештә фатирда төтен исе тарала.
Янгын сәбәпләре ачыклана, зыян күрүчеләр юк.
Нет комментариев