Зәй автостанциясеннән ерак һәм күрше шәһәрләргә автобус маршрутлары йөреше көйләнде. Бу хакта “Кама Трак” ҖЧШ директорының район башкарма комитеты җитәкчесенә юлланган хисабында белдерелә.
Нәтиҗәдә хәзер Зәй автостанциясенең билет сату кассасы эшчәнлеге һәр көнне иртәнге 7 сәгать 20 минутта башлана. Бүгенге көнгә “Кама Трак” ҖЧШте 4 пассажирлар йөртү оешмасы белән килешүләр төзегән. Шуның нигезендә Зәйдән автобус рейслары кузгалу расписаниесы билгеләнгән.
Зәй-Тольятти – 7:30
Зәй – Казан – 9:30; 13:00
Зәй-Әлмәт – 8:20; 11:10; 12:50; 14:20
Зәй –Түбән Кама – 11:20; 17:20
Зәй-Лениногрск – 11:10
Зәй- Чаллы – 8:30; 9:20; 14:45
Зәй-Самара – 8:20
Зәй – Нурлат – 14:20
Зәй-Оренбург – 8:30
Зәй- Бүзүлүк – 9:30
фото редакция архивыннан
Нет комментариев