Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә бу чакырылышта 60 ка якын егетне армиягә җибәрү планы тора

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды

РФ Президенты Владимир Путин боерыгы белән Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш агымдагы елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ил гаскәрләрен 130 мең егет тулыландырачак — бу узган елгы көзге чакырылыш вакытындагыдан 10 меңгә күбрәк.

Республиканың хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин белдерүенчә, егетләрне армиягә җибәрү 16 октябрьдән башлана.

Зәй хәрби комиссариаты мәгълүмате буенча бу чакырылышта районнан 60ка якын егетне армия сафларына озату планы куелган. Беренче төркемне җибәрү 15 октябрьгә планлаштырыла.

— Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Кораллы көчләрнең Россия территориясендәге берләшмәләре һәм хәрби частьләренең даими урнашу пунктларына хәрби бурычын үтәү өчен озатылачак, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев