3 июньдә «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысасында Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең «Безнең җәй» кыска вакытлы эш төркемендә «Баскетболчы көндәлеге» дигән нәфис фильм күрсәтелде.
Балалар талантлы яшүсмер-баскетболчы тормышы турындагы фильмны карадылар. Фильм наркотикларның җимергеч көчен күрсәтә һәм иң сәләтле кешеләрнең ничек итеп тормышның төпкеленә төшүе турында сөйли.
Фильм тәмамлангач, балалар педагоглар белән наркотикларның кеше организмына зарарлы тәэсире һәм тернәкләнү юллары турында фикер алыштылар.
Фотолар “Радость”тан.
Нет комментариев