Зәйдә бер машина юлда пошины бәрдергән
Яңалыклар

Зәйдә бер машина юлда пошины бәрдергән

Хайваннарның миграциясе чорында – яз һәм җәй айларында машина йөртүчеләргә “Кыргый хайваннар” юл билгеләре куелган автомобиль юлларында аеруча игътибарлы булырга кирәк.

21 июньдә иртәнге сәгать 4тә җәмәгать инспекторыннан Мирный бистәсенең Зәй — Иске Зәй юлы чатында машина бәрдергән поши ята дигән хәбәр килә. Вакыйга урынына дәүләт автоинспекциясе, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, аучылык хуҗалыгы һәм биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре килә.

Поши машина юлына чыгып, автомобиль астына эләккән дип фаразлана. Бәрелү шулкадәр көчле булган, хәтта пошины юл читенә алып ыргыткан. Аның арт аяклары сынган. Якынча мәгълүматлар буенча пошины «Volvo» машинасы бәрдергән дип билгеләнә, машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.

— Бу районда кыргый хайваннарны бәрдерүнең беренче очрагы түгел. Моңа охшаш хәл теркәлгән иде инде, бер машина йөртүче кыр кәҗәсен бәрдерде. Хайваннарның миграциясе чорында — яз һәм җәй айларында машина йөртүчеләргә «Кыргый хайваннар» юл билгеләре куелган автомобиль юлларында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кыргый хайваннар су, шулай ук кан эчүче бөҗәкләрдән качып яхшы җилләтелгән урыннарны эзләп, юлларга чыгарга мөмкиннәр. Кыр кәҗәләре, пошилар, кабаннар төнлә генә түгел, көндез дә юлга чыга ала, шуңа күрә урман полосасы янындагы юлларда хәрәкәт тизлеген арттырмаска кирәк, — ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Әдиб Габдерәхимов.

Закон буенча кыргый хайваннар дәүләт милке булып тора. Шуңа күрә хайваннарның үлемендә гаепле булучыларга зыянны каплату каралган. Әгәр хайван тыюлыкта бәрелгән булса, штраф күләме арта.

Александр Исаков фотосы.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Надо леса закрывать они же выбигают на трассу водитель видет знак как быть есть такие сетки городах леса закрыты всё видят знаки как быть