Зәйдә бер ир-атка пычак белән кадаган кешене тотканнар
Яңалыклар

Зәйдә бер ир-атка пычак белән кадаган кешене тотканнар

Ул элек тә хөкемгә тартылган 46 яшьлек Зәй кешесе булып чыккан.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу очрагы теркәлгән.

9 апрельдә дежур частька Зәйдә яшәүче 33 яшьлек хатын-кыздан аның элекке иренә пычак белән кадаулары турында хәбәр керә. Зыян күргән 38 яшьлек ир-ат корсак куышлыгының ачык ярасы диагнозы белән район үзәк дәваханәсенә китерелә. Ул исерек хәлдә була. 

“Оператив эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, Зәйнең 46 яшьлек кешесе кулга алынды. Ул элек тә хөкемгә тартылган. Җинаятьтә гаепләнүче үз гаебен таныды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев