Зәйдә балалар өчен Бөек Ватан сугышы артефактлары буенча экскурсия үткәрелде
Яңалыклар

Зәйдә балалар өчен Бөек Ватан сугышы артефактлары буенча экскурсия үткәрелде

Зәйнең «Синең якты җәй» проектында катнашучылар «Гвардия» хәрби-патриотик клубы эзтабарлары тарафыннан Бөек Ватан сугышы барган урыннарда табылган уникаль экспонатлар белән таныштылар.

Күргәзмә балаларга чын хәрби тарихны күрергә мөмкинлек бирде: экспонатлар арасында тишелгән каскалар, солдат медальоннары һәм аерым тарихи кыйммәткә ия булган башка табылдыклар бар.

Экскурсияне “Гвардия” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров үткәрде. Очрашу барышында ул балаларга сугыш хәрәкәтләренең нечкәлекләре, шулай ук эзтабарлык эшенең үзенчәлекләре — төгәллекнең, тарихны белүнең һәм һәлак булганнар истәлегенә сакчыл карашның никадәр мөһим булуы турында сөйләде.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар яшьләрдә ил тарихына карата дөрес мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә.

«Солдатлар кулланган әйберләрне үз күзләрең белән күрү сугыш турында укуга караганда күпкә көчлерәк тәэсир итә. Шул рәвешле үткән белән эмоциональ бәйләнеш барлыкка килә», — дип ассызыклады алар.

«Тарихка кагыл, батырлыкны той» проекты «Татнефть» АҖ хәйрия фонды ярдәме белән «Игелек энергиясе-2026» социаль инициативалар конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.

Фотолар “Гвардия” отрядыннан.


Нет комментариев