Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар белән интернет челтәрендә куркынычсызлык турында сөйләштеләр

11 октябрьдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар өчен «Социаль челтәрләрдә имин киңлек» дигән темага чара уздырылды.

Чара барышында катнашучылар онлайн-кырда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләштеләр, компьютер киңлегендә үзеңне һәм шәхси мәгълүматларыңны саклау өчен киңәшләр бирелде.

«Балаларның цифрлы технологияләр белән эш итүе, интернет-бәйлелек, куркынычсызлык һәм башкалар турында белүе мөһим», — ди үзәк психологы Марина Кицнак.

Фото «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев