Бүген Зәйгә «Алдынгылар хәрәкәте» дип исемләнгән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы берләшмәсе активистларының автобус туры тукталды.

Шәһәрнең 7нче мәктәбендә узган чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашып район яшьләрен әлеге хәрәкәттә актив булырга чакырды.
— Россиядә балалар-яшүсмерләр хәрәкәте ил башлыгы инициативасы белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм илебездә традицияләрне, рухи һәм әхлакый максатларны буыннан-буынга җиткерү, яшь кешенең дөньяга карашын формалаштыру өчен оештырылды. Илебездә «Алдынгылар хәрәкәте» башында Президент Владимир Путин, республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, безнең җирлектә район башлыгы Разиф Кәримов тора. Әлеге хәрәкәт безнең яшүсмер чордагы пионериянең дәвамы буларак, һәр эштә алдынгылар булуны максат итеп куя. Мин сезнең барыгызның да «Алдынгылар хәрәкәте» беренчеләре булуыгызны телим. Бу исә укуда да, мәрхәмәтле гамәлләрдә дә, заманча проектларда да иң-иңнәр булырга омтылу дигән сүз, — диде Петр Сергеевич.

Зәйдә «Алдынгылар хәрәкәте»нең кураторы Наталья Алчина. Ул район яшьләренең әлеге хәрәкәттә һәрчак алдынгылар булачагына шикләнмәвен белдерде.
Ә «Алдынгылар хәрәкәте» автобус туры вәкилләре Зәй укучыларын юнәлешләр, кызыклы эшчәнлек мөмкинлекләре белән таныштыдылар.
— Хәрәкәтнең төп максаты — балаларга, яшүсмерләргә үзеңне күрсәтү, төрле өлкәләрдә уңышка ирешү, үз юлыңны табу өчен мөмкинлекләр бирү. Россия Федерациясендә 12 төрле юнәлеш эшли, Татарстан Республикасында — 13. Унөченче юнәлеш ул туган тел юнәлеше. Шулай ук хәрәкәттә спорт, мәдәният, иҗат, фән һәм башка шундый юнәлешләр эшли. Әгәр дә баланы кызыксындырган юнәлеш буенча мәктәптә түгәрәк яки секция юк икән, без аны булдыру, булышу юлларын карыйбыз. Без аларның ярдәмчеләре, — дип сөйләде «Алдынгылар хәрәкәте» туры командиры Анастасия Маркова. — Биергә телисеңме? Әйдә, биик! Җырлыйсың киләме? Рәхим ит! Без сиңа булышачакбыз. «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушылырга теләүчеләр исә һәр районда хәрәкәтнең төбәк җитәкчесе белән элемтәгә керә алалар. Әгәр дә ниндидер сәбәп белән бу мөмкин түгел икән, балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр безгә социаль челтәрләр аша да мөрәҗәгать итә алалар. Без һәрвакыт элемтәдә торабыз һәм һәрчак аралашуга әзер, — дип тә өстәде хәрәкәт вәкиле.

Укучылар исә тиз арада хәрәкәт вәкилләре белән элемтәгә кереп, үзләренә кызыклы булган юнәлешләр турында сораштылар, бергәләп флэшмоб биеделәр.
Нет комментариев