27 августта Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәйдә “Хезмәт һәм фидакарьлек” фестивалендә катнашты
Бу көнне Айдар Рәисович туган көне уңаеннан котлаулар да кабул итте. Бу хакта ишеткәч, зәйлеләр «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданындагы күргәзмәләрне караган вакытта депутатны җылы сәламләделәр.
Фестивальгә Беренче Бөтендөнья сугышы геройлары турында экспозиция оештырган Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Айдар Метшинга аерым сюрприз әзерләде. Алар депутатка Рәисә Мартынова-Дәүләтбаеваның «Помни имя свое» китабын бүләк иттеләр.
Басманы музейның фәнни хезмәткәре Людмила Симонова төзегән. Анда сирәк фотосурәтләр, документаль дәлилләр һәм Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның нәсел варислары истәлекләре кергән. Бу бүләк игътибар билгесе генә түгел, ә Зәй музейчылары саклык белән җыйган һәм яңа буынга тапшырган тарихи хәтерне саклау символына әверелде.
Нет комментариев