Зәйдә мәктәп укучыларын укырга йөртүгә 20 мәктәп автобусы җәлеп ителә
Яңалыклар

Зәйдә мәктәп укучыларын укырга йөртүгә 20 мәктәп автобусы җәлеп ителә

Бүген Зәйдә яңа уку елында мәктәп укучыларын мәгариф учреждениеләренә китерәчәк мәктәп автобусларын кабул итү булды

Быел район башкарма комитетының 371нче санлы карары белән 20 мәктәп автобусы көндәлек маршрутларга чыгачак. Автобусларны кабул итү барышында аларның техник яктан төзеклеге, машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәргә әзер булуы, балалар иминлегенә бәйле һәртөрле мәсьәлә уртага салып сөйләшенде. Кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район юл хәрәкәте иминлеге бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, автобус йөртүчеләр, “Авторитет” оешмасы җитәкчелеге, җаваплы затлар катнашты.

373 бала укырга мәктәпкә автобусларда киләчәк

– «Агымдагы елның 6 августында махсус карар белән балаларны укуга йөртәчәк 20 автобус маршруты билгеләнде. Алар райондагы 17 мәктәпкә 373 укучыны йөртәчәк. Һәр көн саен балаларны автобусларда озатып йөриячәк педагоглар билгеләнә, бу укучыларның мәктәпкә бару юлында иминлеге өчен эшләнә, - ди район мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова.

20 маршрутның 13ендә авыл мәктәпләренә балалар китерү белән шөгыльләнү күздә тотыла. Анда 13 автобус 195 авыл җирлегендә яшәүче баланы йөртәчәк.

автор фотосы, мәктәп автобусы йөртүче Мансур Гатин
автор фотосы, 20 мәктәп автобусы маршрутка чыгачак

Иң мөһиме – балалар иминлеге

Мәктәп автобуслары Татарстан Рәисе карары белән ел саен яңартылып тора. Зәйдә укучыларны йөртү белән “Авторитет” оешмасы шөгыльләнә, аларның автобус паркы инде тулысынча яңартылган.

– «Иң мөһиме юлларда балалар имин йөрсен, без исә автобусларның төзеклеген көн саен иртән тикшереп, машина йөртүчеләрне медицина белгече күзәтүе аша гына чыгарабыз», – диде “Авторитет” оешмасы җитәкчесе Александр Басыйров.

Эмиль Эдуардович та үз чыгышында мәктәп автобусларында балалар йөртүнең зур җаваплылык соравын басым ясап әйтте.

автор фотосы, мәктәп автобусларын тикшерү
автор фотосы, мәктәп автобусларын тикшерү

- «Мәктәп автобусларында безнең барыбыз өчен дә иң кадерле булган кешеләребез – балалар йөри. Шуңа да аларның иминлеге көн саен көнүзәк мәсьәлә булып тора. Юл иминлеге хәрәкәте бүлеге инспекторларыннан даими төстә мәктәп автобусларын тикшереп тору, рейдлар үткәрү сорала, ә машина йөртүчеләрнең һәр баланың кагыйдәләрне төгәл үтәвен таләп итүе кирәк. Бүгенге көнгә барлык автобуслар төзеклеккә тикшерелеп, техник күзәтү үткән, ел дәвамында имин йөреп, балаларыбызга игътибарлы булыйк», - диде ул.

Автобус йөртүчеләр барысы да балаларны имин йөртү өчен бөтен игътибарны бирәчәкләрен әйттеләр. Араларыннан Мансур Гатин мәктәп автобуслары маршрутына икенче ел рәттән чыгарга җыена. Аның автобус, йөк машиналары йөртү стажы 56 ел белән исәпләнә.

автор фотосы, мәктәп автобусы йөртүче Мансур Гатин
автор фотосы, мәктәп автобусы йөртүче Мансур Гатин

– «Мин Яңа Спасс, Бүсерәк, Ал. Бистәсе маршруты буенча йөрим. Минем белән 17 бала мәктәпләргә бара. Әлбәттә хезмәт стажым зур булса да, җаваплылыкның балалар йөртүгә алынуда аеруча мөһим булуын аңлыйм. Әти-әниләргә иртән балаларын мәктәпкә озатканда куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген искәртүләрен сорар идем”, - ди Мансур абый.


Нет комментариев