Татарстанда аз керемле гаиләләр 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие рәсмиләштерә ала. Түләү гаиләнең керемен, мөлкәтен һәм башка критерийларны комплекслы бәяләү нәтиҗәсендә билгеләнә
Пособие күләме
Түләү күләме гаиләнең матди хәленә карап билгеләнә:
* 50% — балага төбәк яшәү минимумының базовый күләме;
* 75% — 50% түләүдән соң да гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булып калса;
* 100% — 75% түләүгә арттырганнан соң да гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумына җитмәсә.
Татарстанда 2026 елда бала өчен яшәү минимумы 15 615 сум тәшкил итә. Шулай итеп, пособие күләме балага аена 7 807,50 сумнан 15 615 сумга кадәр булырга мөмкин. Әгәр гаиләдә 17 яшькә кадәр ике яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнсә, пособие һәр балага аерым билгеләнә.
Нет комментариев