“Ялта-Зәй”дә республика чемпионаты ачылды
Спорт

“Ялта-Зәй”дә республика чемпионаты ачылды

Кичә, 27 августта «Ялта‑Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы-роллерда узышу буенча Татарстан Республикасы җәйге чемпионаты старт алды

Ярышларда республиканың 20 шәһәр һәм районыннан иң көчле спортчылар катнаша. Кичә чемпионатны тантаналы төстә ачу булды.

Зәй спортчылары чемпионатта күпләп катнаша

Зәйдән әлеге ярышларда Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 50 яшь спортчы һәм 9 өлкән спортчы төрле яшь категорияләрендә көч сынаша.

- “Без чын күңелдән спортчыларга якты стартлар, ышанычлы финишлар һәм лаеклы җиңүләр телибез. Бу чемпионат алар өчен яңа биеклекләргә баскыч булсын”, - ди районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илзирә Тимеркәева.


Нет комментариев