Зәйнең «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шәһәр урамнарына хәвефсезлек акциясе белән чыкты
Ул «Игътибар, балалар!» исемле профилактик чара кысаларында оештырылды. Юл хәрәкәтенең иң яшь инспекторлары үзләре машина йөртүчеләргә иң мөһим нәрсәне — балаларның куркынычсызлыгын искә төшерергә булды.
Балаларга кунакка шаян зебра килде. Ул уен формасында юлны ничек дөрес һәм имин чыгарга икәнен күрсәтте. Ә юл хәрәкәте инспекторы балаларның бу гамәлен хуплап, аларга ярдәм итте. Бергәләп шоферларга белешмәлекләр тараттылар. Аларда мәктәп янындагы участокларда тизлекне чикләү кагыйдәләре язылган.
1 сентябрь – яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Бу – юлларда балаларның артуы дигән сүз. Шуңа күрә машина йөртүчләр, зинһар, игътибарлы булыгыз, тизлекне алдан киметегез. Бала гомере — бәһасез!
Нет комментариев