Разия апа Сармашбашта маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды
Игелекле гамәл

Разия апа Сармашбашта маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды

Югары Мәлемдә яшәүче Разия апа Рамазанова фронтка маскировка челтәрләре үрүчеләрнең мөһим эш башкаруын аңлап, аларны хөрмәтләп, бәлешләр белән сыйлый

Бу юлы ул Сармашбашның игелекле йөрәкле хатын-кызлары янында булды. Күптән түгел Разия апа Югары Мәлем һәм Югары Шепкәдә игелекле эш башкаручы хатын-кызларны тәмле бәлеш, чәкчәкләре белән сыйлаган иде.

Изге ният белән, күңел җылысын өлешеп

Разия апа күрше Сармашбаш авылында маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар өчен чын мәҗлес оештырды. Ул аларны үзе пешергән балан бәлеше, чәкчәк белән сыйлады. Разия апа табын әзерләп кенә калмады, үзе иҗат иткән шигырьләрен дә укыды. Шигырьләренең hәр юлы күңел кылларын тибрәтте, һәр сүзе йөрәккә барып иңде. Ә аның йөрәк түреннән агылган моңы күңелләрне кояштай җылытты.

Сармашбаш волонтерлары күңел җылысын өләшкән Разия апага чиксез рәхмәтле, чөнки бу чара чын күңелдән, изге ният белән эшләнде, ди алар.

фото мәдәният йортыннан, Сармашбашның маскировка челтәре үрүчеләре янында
фото мәдәният йортыннан, Сармашбашның маскировка челтәре үрүчеләре янында

Зур күләмдәге эш: 6×3 метрлы маскировка челтәрләре

Хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булган маскировка челтәре үрү эшенә Сармашбаш апалары районда беренчеләрдән булып кереште: менә инде дүрт ел махсус хәрби операциядәге егетләрнең ышанычлы тылы алар. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә 6х3 метрлыктагы зур челтәрләрне дә үрәләр. Мондый размердагы челтәрне районның ике авылында гына үрәләр: Сармашбашта һәм Түбән Биштә.

"Егетләр исән имин кайтсын": волонтерларның изге теләге

Әлеге изге эшкә алынучыларның күпчелеге — лаеклы ялдагы апалар. Һәр эштә дә өлгер авыл уңганнарының кулларына күз иярми. Җитезлекләренә, җырлый-җырлый эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел. Бу оста куллар никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калырга ярдәм итте. Сугышчыларыбызга тыл ярдәме бик мөһим. Бу аларга көч бирә.

“Без барлык егетләребезнең исән-имин кайтуларын көтәбез. Ә аларга ярдәм итүче игелекле йөрәкле кешеләргә бик зур рәхмәт”, - ди Разия апа.


Нет комментариев