Яңалыклар

100 кеше, 50 метр флаг: Казанда рекордлы акция узды

Чарада 100 гә якын кеше катнашты.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активистлары Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган акция кысаларында Казан Кремле янында 50 х 25 метр зурлыктагы Татарстан Республикасы флагын җәелдерде.

«Моның белән без республикада яшәүгә ихтирамыбызны, шатлыгыбызны белдерәбез. Без үз төбәгебезне, Татарстанны бик яратабыз», – диде  «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Риф Хөснетдинов.

Акциядә 100 гә якын кеше катнашты: «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары, студентлар, мәктәп укучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм Казан халкы.

 


Нет комментариев