Онбия авылында чиркәүне торгызу буенча икенче күмәк өмә узды
Дин һәм тормыш

Онбия авылында чиркәүне торгызу буенча икенче күмәк өмә узды

Зәй районы Онбия авылында озак еллар ташландык хәлдә торган борынгы Изге Николай Чудотворец чиркәвен торгызу эшләре башланды

Изге урынны яңартуда яңа адым

23 августта чиркәүдә чираттагы зур өмә үткәрелде. Өмәдә катнашучылар изге урынны торгызуда үз өлешләрен керттеләр. Эш башланыр алдыннан барысы бергә дога кылдылар, аннары һәркем эшкә тотынды.

Бер көн эчендә күп эш башкарылды: чиркәүнең үзәк өлешендәге калын катламлы пычраклар, ташлар һәм туфрак чистартылды, шулай ук совет чорында Патша капкаларын томалап куелган кирпеч дивар сүтелде. Төп керү ишеге яны чүп-чардан чистартылды, территориядә карт агачларны кисү эше дәвам итте.

Фото Свято Троицк чиркәвеннән
Фото Свято Троицк чиркәвеннән

Уртак көч белән зур эшләр башкарылды

Эшләр кызган мәлдә, дин эзәрлекләнгән елларда җирле халык саклап калган Изге Николай Чудотворецның борынгы иконасын алып килделәр. Һәркем иконага баш иеп башырды, аннан өмәдә катнашучылар бергәләп чәй эчтеләр.

«Уртак көч белән без борынгы чиркәүгә аның тарихи кыяфәтен кайтарабыз һәм һәр куелган кирпеч, һәр җыештырылган чүп — бу районыбызның рухи яңарышына таба ясалган адым. Тырыш хезмәтләрегез һәм ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Без бергәләп зур эш башкарабыз. Барысы өчен дә Ходайга шөкер», - дип өмәдә катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде Зәй округы благочинные, иерей Родион Садыков.


Нет комментариев