Зәйдә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы тәмамланды
Яңалыклар

Зәйдә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы тәмамланды

9 апрельдә “Аҗаган” ярышларының өлкәннәр төркемендә шәһәр һәм районның мәгариф оешмаларыннан 14 команда катнашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урын — Зәй политехника көллияте;
2нче урын — Зәйнең 3нче мәктәбе;
3нче урын — Зәйнең 2нче мәктәбе.

Ярышларның барлык өч көнендә тәрбия буенча киңәшчеләр үз укучылары янында булдылар. Аларның ярдәме укучыларга көрәш һәм җиңү өчен көч биргән ышанычлы тыл булды.

Барлык яшь категорияләрендәге җиңүчеләр тиздән  район данын Алабугада үтәчәк төбәк этабында яклаячак.   Безнең аларга уңышлар, рухи көч һәм яңа җиңүләр телибез.

Фотолар Балачак навигаторлары | Зәй районы төркеменнән.


Нет комментариев